100-нче пар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

            Россиянең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы кысаларында, Россия Федерациясе  ГХАТ бүлекләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында,  аеруча әһәмиятле вакыйгаларны,100-нче парларны, 100-нче баланы теркәүче бәхетле ата-аналарны котлыйлар.
         2017 елның 15 июлендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 100-нче пар узләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Матур санлы таныклыкны алу бәхете Ильшат һәм Лилиягә төште. Алар өчен бу чын көтелмәгән бәхет очрагы булды. Фәнис Мөхәмәтҗа нов һәм  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  яшь парларга котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырдылар. Яшь гаиләгә бәхетле гаилә тормышы, иминлек һәм хыялларының тормышка ашуын теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International