Хөрмәтле дуслар! Мамадыш районы мөхтәсибәте барыгызны да 13 август- якшәмбе көнне Мамадыш шәһәре “Яшьлек" скверында узачак районкүләм мөселман балалар Сабантуена чакыра. Программада: милли уеннар, традицион спорт ярышлары, дини конкурслар, викториналар. Бәйрәмгә килүчеләрнең Ислам кануннары буенча киенүләре шарт (хатын-кызлар яулыктан, озын җиңле, озын итәкле күлмәктән, ирләр түбәтәйдән). Шулай ук Сабантуена бүләк (бирнә) белән килү хуплана. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Балаларыгыз, гаиләләрегез белән бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!