Быелгы икмәк авыр булмагае.

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

“Гадәттән тыш хәл игълан ителә“, – диде республика Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәршәмбе көнне урып-җыю эшләренә багышлап үткәрелгән видеокиңәшмәдә. Игеннәрнең быел ике атнага соңрак өлгерүен, салам массасының калын, уңышның югарырак булуын да билгеләп үтте ул. Өстәвенә, синоптиклар августның икенче яртысында – нәкъ бөтен җирдә игеннәрне урып-җыю башлангач, яңгырлар башланачагын вәгъдә итәләр. “Быел синоптикларның моңарчы әйткән прогнозлары туры килде“, – диде Марат Готович. Басуларда рекордлы уңыш өлгерде. Ил буенча икмәк һәр гектардан 4 центнерга күбрәк җыеп алына. Алдан фаразлыйсы килмәсә дә, ирексездән искә 1978нче елның ура- гы төшә. Ул чагында да быелгы кебек басуларда игеннәр күкрәп уңган иде. Августның икенче ярты- сыннан яңгырлар китте һәм сентябрь-октябрь айларында комбайннарны тракторлар белән өстерәп йөрергә мәҗбүр булдылар. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов быелгы урак тактикасын да игълан итте: комбайннар көндез игеннәрне турыдан, төнлә – теземнәрне суктыруда эшләргә тиешләр, игеннәрнең өлгерүен тизләтә, ә чүп үләннәрне корыта торган препаратлар сиптерергә (Белгечләр телендә ул десикация дип атала). Татарстан тарихында булганы юк иде әле: быел республикада уракта иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчының 100әр мең сум премия белән бүләкләнәчәге игълан ителде. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та шушы ук мәсьәлә буенча хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Быел игенчеләребез алдында 35579 гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Моңа 5298 гектардагы бөртеккә чәчелгән кукурузны һәм 5498 гектардагы кукурузны да өстәргә кирәк. Ә барлык комбайннар саны – 95. Бер комбайнга авырлык 593 гектар туры килә. Бу – бик зур күрсәткеч. Шуңа күрә, урак тиз генә бетмәячәк. Яңгырларга киткәч, басудан кайткан ашлыкны киптерү мәшәкате дә өстәләчәк. Көшелдә ул озак ята алмый, күгәрә, бозыла башлый. Ашлык кабул итү предприятиесе җитәкчеләргә һәм фермерларга икмәкне киптерү буенча расценкаларын да өләште. Алар зур түгел. Районыбыз җитәкчесе авыл җирлекләренә кайтарылган “КамАЗ“ машиналары, прицеплары белән, барысы да уракта катнашырга тиешләр, дигән бурыч куйды. Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин аларга көненә алты мең сум акча түләргә, ягулыкны да үзе салырга вәгъдә итте. Уңыш зур көтелгәч, комбайннар бункерлары тулып тормасыннар өчен, ашлык ташучы техника күп кирәк булачак. Гаҗәп түгел, былтыр районда урак 20нче августта башланган иде. Ә быел – “Омар“ агрофирмасы гына 1нче август көнне Рагозино янындагы басуында рыжик культурасын ура башлады һәм кичә аны суктырырга кереште. Дүшәмбе көнне “Россельхозцентр“ның район бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәлахов басуларга чыгып, башакларны тикшерергә алып кайтты. Бөртекләр 40-42 процент дымлылык күрсәткәннәр. Көн саен аларның дымлылыгы 2 процентка кими бара. Республиканың көньяк районнарында арпа суктыра башладылар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International