Мамадышлылар Россия флагы көнен бәйрәм итә.

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген – Россия флагы көне. Әлеге дата – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Россия флагы көне уңаеннан бүген “Яшьлек“ скверында бәйрәм концерты да көтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Ә инде иртән шәһәребезнең “Туган якны өйрәнү“ музее каршында ачык һавада бәйрәмгә багышланган күргәзмә оештырылды.

Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Әмма илебез байрагының җете кызыл, сары, хәтта кара төстәге чорлары булган. Соңгы Дмитрий Донской идарә иткән вакытка карый. 
Музей архивында бүгенге көндә тарихи яктан бик әһәмиятле булган, 1960-1990 нчы елларга караган берничә байрак, бәйрәм парадларыннан булган фотосурәтләр саклана. Беренчесе1945нче елда Мамадыш халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән байрак. Икенчесе шәһәрнең 200 еллыгы белән тәбрикләп Үзәк комитет тарафыннан бирелгәне. Аларның һәркайсы белән ачык һавада үткәрелгән экспозициядә танышырга мөмкин иде.

Моннан тыш, музей хезмәткәрләре мамадышлыларга бүген әләмнең өч төсен символлаштырган йөзләгән тасма да тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International