Тарихи белешмә

ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ

Катмыш авылына XVIII гасырда нигез салына. Авыл исеме биредәге чишмә суының катылыгы аркасында килеп чыккан дип санала. Риваять буенча, 1735-1740 елларда Восстание җитәкчесе  Акай батыр нәкъ менә биредә туган.

Катмыш (тат. Katmış avili (Катмыш авылы) — Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районындагы торак пункт. Мамадыш шәһәреннән көнбатышка таба 55 км ераклыкта урнашкан. 2012 елда 474 кеше (татарлар) исәпләнә.

Катмыш авыл җирлегенә 3 торак пункт керә:

 

1. Катмыш авылы

 

2. Баскан авылы

 

3. Еникәй Чишмә авылы

 

 

 

Катмыш авыл җирлеге территориясендә урнашкан:

 

Катмыш мәктәбе

Катмыш балалар бакчасы

Катмыш авыл мәдәният йорты

Катмыш авыл китапханәсе

Элемтә бүлеге

1 РАЙПО кибете

2 шәхси эшмәкәр кибете

1 ФАП

1 мәчет

"Чулман-Агро»ҖЧҖ

 

 

Авылның танылган кешеләре

 

Шакиров Гайнулла Шәрип улы, генерал-майор, 1967-1990 елларда-ДОСААФ Татарстан Өлкә Комитеты рәисе. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет Билгесе» ордены һәм егерме медаль, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау Грамоталары, ВЛКСМ Үзәк Комитеты, ДОСААФ үзәк комитеты Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, 2007 елда «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнгән.

 

Габдрахманов Вәлимөхәммәт Нурмөхәммәт улы, танылган табиб-стоматолог, ТАССРның атказанган табибы.

 

Габдрахманов Нәҗип Нурмөхәммәт улы, югары категорияле табиб-хирург, Татарстан Республикасының атказанган табибы.

 

Мәхмүтов Хәлил Зәки улы, актер, татар театры артисты. К. Тинчурин, Татарстан Республикасының халык артисты.

 

Ибраһимова Фәридә Хаҗинур кызы, шагыйрә, журналист.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 7 июне, 11:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International