Тарихи мәгълүмат

ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ

 Яке авыл җирлеге Советы составына өч торак пункт керә: Түбән Яке (административ үзәк), Дегетле, Покровский  авылы.

Яке  җирле үзидәрә Советы «җирле үзидарә оештыруның гомүм принциплары турында " гы 131-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә 2006 елда Яке авыл җирлеге Советына һәм Башкарма комитетына реформалаштырылды.

Мамадыш муниципаль районының Яке  авыл җирлеге Советы 2006 елның 1 гыйнварыннан эшли һәм муниципаль берәмлек уставы нигезендә эшли.

 Мамадыш шәһәреннән 35 км ераклыкта Түбән Яке авылы, 3-4 нче гасыр уртасында нигез салынган, барлыгы 375 кеше яши, нигездә  татарлар  яши, гомүми белем бирү мәктәбе, Түбән Яке авыл мәдәният йорты, Яке авыл җирлеге, кибет, Түбән Яке авыл китапханэсе,  мәчет, Түбән Яке почта бүлекчэсе, Т үбән Яке  ФАПы бар.

Дегетле авылы Мамадыш шәһәреннән 42  км ераклыкта урнашкан, 1919 елда нигез салынган, барлыгы 65 кеше , күчелек  руслар  яши, Дегетле авыл клубы, Дегетле  китапханэсе, кибет,  ФБУ17 колониясе , чирәү  бар.

Покровский авылы Мамадыш шәһәреннән 58 км ераклыкта урнашкан. 18 гасыр уртасында нигез салынган. Барлыгы 3 (руслар)  кеше яши.Авылда чиркәү бар.

Кырчылык, ит-сөт терлекчелеге үсеш алган.

 

    Түбән Яке авылы районыбызның иң борынгы авылларыннан берсе. Ул Омарка елгасының уң-як ярында Мәскәү-Уфа трассасының 930 нче километрында урнашкан.

   Яке авылы җирлегендә 1930, 1952, 1955 елларда  ипографик, архиологик экспедицияләр була. Алар, авылның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан изгеләр зиратында кабер ташларын тикшерәләр.

  Күренекле татар галиме Юсупов,  ташларның 1330-1350 елларга каравын әйтә.

   Авылның барлыкка килүе буенча берничә фараз бар. Соңгы фараз 1996 нчы елда үткән республика күләм фәнни-гамәли  конференциясендә  галимнәр тарафыннан әйтелә. Алар фикеренчә безнең эрага кадәр 3-4 гасырларда барлыкка килгән. Бу   чорда фарсы телгә йогынты көчле була. “Як” фарсы сүзе. Аңа Е форматы кушып сыйфат ясыйлар. Яке ялгыз яшәүчеләргә карата, ягъни үзәктән читтә, кырыйда, аерым яшәүче кешеләргә әйтелә торган  сүз.

Димәк безнең авыл кешеләре  үзәктән читтәрәк яшәгәннәр һәм бер нәсел кешеләре булганнар булса кирәк.

Соңгы яңарту: 2022 елның 10 июне, 10:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International