Соколка урамында да бәйрәм.

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Юктыр! Кайчандыр гөрләп торган Соколкада таштан салынган авыл клубы эшләгән. Ләкин ул 50нче еллар азагында янган. Аннан ерак булмаган урынга агачтан яңа клуб салалар. Әмма ул тора-бара яраксызга әверелә. Соңгы елларда авылда мәдәният учагы ролен берничә бина үти. Шуңа күрә, район җитәкчелеге, Соколканың аңа мохтаҗрак булуын истә тотып, агымдагы елда клубны биредә төзергә, дигән карарга киләләр. –Җөмһүриятебездә социаль юнәлештә кабул ителгән программалар кысаларында районыбызда күп кенә объектлар төзелде, искеләренә капиталь ремонтлар үткәрелде. Бүген Соколкада салынган клуб авылның йөзен тагын да ямьләндереп җибәрде. Биредә авыл үзешчәннәренә шөгыльләнер, осталыкларын шомартыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәдәният учагын саклап тотарсыз, дип уйлым, – диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов аны ачу тантанасында. Авыл җирлеге башлыгы Радик Зиннәтов үз чыгышында авылга шундый бүләк ясаганнары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка, төзүчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен ирештерде. Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре әйткән Наталья Тихонова да мәдәният учагы төзелү авылның мәдәни тормышын җанландырып җибәрәчәгенә басым ясады. Бүген биредә “Сокольская завалинка“ фольклор ансамбле уңышлы гына эшләп килә. Чыннан да, әле кайчандыр буш торган, чүп үлән үсеп утырган урында шундый мәһабәт бина калкып чыгар, дип соколкалылар үзләре дә ышанмаганнардыр. Бердәм булып тотынгач, яз көне башланган төзелеш эшләрен “Инвестстрой“ җәмгыяте тиз һәм сый- фатлы башкарырга тырыша. Моннан тыш район мәдәният бүлеге, башка авылларның мәдәният учаклары хезмәткәрләре дә зур өлеш кертәләр. Территорияне, бина эчен җыештыру буенча алар, соколкалылар өмәләр уздырдылар. Алга таба клуб тирәсен төзекләндерү бурычы тора. Тантанада бинаны төзүдә зур тырышлык куйган берничә төзүче Соколка клубын ачу тантанасында. Автор фотосы район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. “Инвестстрой“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Харис Ситдыйков клубның символик ачкычын аның мөдире Наталья Классенга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International