ЛАЕШТА УҢЫШЛАР ТЕЛИК

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 25нче февральдә “Созвездие“-“Йолдызлык“ ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт алган иде. Унсигезенче мәртәбә оештырылучы әлеге чара быел “Миллионынчы катнашучы” лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала. Чараның район туры бездә дә оешкан төстә узды, 6 яшьтән алып 21 яшькәчә булган йөзләгәрчә балалар катнашты. Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында аның гала-концерты оештырылды. Сәхнәдә төбәк этабында иң яхшы дип танылган чыгышлар күрсәтелде. Ә инде иң-иңнәре бүген Лаеш шәһәренә зона бәйгеләренә юл тоттылар. Районыбызның сәләтле балаларына уңышлар телик. Әлеге фестиваль турындагы тулы язманы газета- бызның алдагы санында укый алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International