ЧАПАЕВ ДҮРТЕНЧЕ ТАПКЫР ШӘҺӘРЕБЕЗДӘ

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Гражданнар сугышы герое Василий Иванович Чапаев терелгән мәллә, дип уйлый күрмәгез тагын. Кичә өйләгә чаклы Мамадышка аның исемен йөрткән туристик теплоход килеп туктады. Судноның безнең шәһәребездә дүртенче мәртәбә булуы инде.

Мамадышның туристлар яраткан урынга әверелә баруына ияләшеп беттек инде. Һәр елны яз айларында дистәләгән турис тлар төягән теплоходлар бездә еш кунак була. Кичә дә “Түбән Новгород-Киров-Мәскәү“ маршруты буенча Идел, Чулман һәм Нократ елгалары буйлап йөзүче су транспортында 110 туристны ипи- тоз, милли ризыклар һәм җыр-моң белән каршы алдылар. Нократ яр буена аяк басканнар арасында кемнәр генә юк иде: пенсионерлар, отпуск ялларын гаиләләре белән су өстендә үткәрергә карар итүчеләр, яшьләр... Аларның географияләре дә киң: Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Киров, Казан, Сочи... –Мамадышка дүртенче мәртәбә тукталыш ясавыбыз. Беренче тапкыр биредә булганда ук ул туристларны гына түгел, теплоход командасын да матурлыгы белән үзенә җәлеп итте. Нократ яр буеның зәвыклыгына ияләшеп беткән идек инде. Астан менгәндә күрәбез: Нократның яры ныгытылган. Дөрес, теплоходка яр буена тукталыр өчен уңайсызлыклар бар.  Иманым камил, киләчәктә җитәкчеләрегез бу проблеманы да хәл итәчәкләр, – ди судно капитаны Юрий Машарипов. – Бу сәяхәттә тукталышлар күп булачак. Туристлар шулай ук Татарстандагы тарихи урыннар булган Казанда, Болгарда бик теләп булалар. Киров- ка барып җиткәннән соң кире кайтканда туристларның күпчелеге алышыначак. Алла боерса, 15нче майда аларга Мамадышны күрү бәхете тәтиячәк. Туристлар арасында илебезнең курорт үзәге саналган Сочи шәһәреннән бер гаилә пары да бар иде. Анна һәм Владимир Коннопларның ил үзәгенә килеп, өч елга буйлап сәяхәт кылулары кемдәдер апты- раш тудырмыйча калма- гандыр. –Бездә инде сезон башланды. Әмма без быел сәяхәтне Россия үзәгендә агучы Идел, Чулман һәм Нократ елгалары буйлап ясарга карар иттек. Юлга җыенганчы, алар буенча урнашкан шәһәрләр, торак пунктлары турында кайбер мәгълүматларны җыйдык. Мамадыш турында да аз- мы-күпме булса да белеш- мәбез бар. Әле аның үзен күрмәдек. Нократ буена күз салуга, шәһәрегезнең матур, җыйнак булуына шигебез юк. Туристлар- ны Мамадышның берничә мәртәбә кабул итүе турын- да да хәбәрдар без. Бүген безгә бай программа вә- гъдә иттеләр. Иманым ка- мил, әлеге маршрут белән киләчәктә дә сәяхәткә чы- гарбыз, дип ышанабыз, – диделәр алар. Мамадыш буйлап сәяхәт кылганнан соң, алар шәһәребезнең туристлар- ны җәлеп итәрлек булуына үз күзләре белән ышанган- нардыр. Мәскәү туристы Анатолий Иванович дигән бер пен- сионерның әлеге маршрут буенча беренче мәртәбә генә чыгуы түгел икән. –Шәһәрегезгә якынлаш- канчы каютадашларыма Мамадышта инде булуым һәм җирле сыр белән кол- басаның тәмлелеге турын- да сөйләдем. Алар сәяхәт- тән соң, теплоходка кайтканчы кибетләргә кереп, җирле ашамлыклар- дан авыз итәргә вәгъдә бирделәр. Мин үзем дә сыр һәм колбасасыз суднога кайтмаячакмын, – диде ул. Кунаклар өчен шәһәр буй- лап бай маршрут та әзер- ләнгән иде. Алар Нократ яр буеннан соң, Мамадыш- ның Арбаты саналган Со- вет урамында, Изге Ксения Римляныни чиркәвендә һәм үзәк мәчеттә, “Яшьлек“ скверында, төбәкне өйрәнү музеенда, Изге чишмәдә һәм кибетләрдә булдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International