Кызыклы һәм мавыктыргыч көннәр.

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Миннегөл Мирсәетовна, Халыкара инвалидлар көненә әзерлек эшләре күптән башлангандыр инде. Быел нәрсәләр белән сөендерергә уйлыйсыз? –Дөрестән дә, аңа әзерлек эшләрен октябрь аеннан ук башлап җибәрдек. “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә, авыр матди хәлдәге инвалидларны барлап, торак-көнкүреш шартларын өйрәндек. Аларга конкрет ярдәмнәр күрсәтеләчәк. Узган ел 134 беренче төркем инвалид, җитәкчеләр хәлләрен белешеп торсыннар, кирәк булганда ярдәм кулларын сузсыннар өчен, эшләгән урыннарына беркетелгән иде. Бу быел да дәвам иттерелде. Бәла агач башыннан йөрми. Бүген сөенә-сөенә эшләп йөрсәк тә, иртәгә һәркайсыбыз авыр хәлдә калырга мөмкин. Тормыш тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең язмышларына беркем дә битараф булырга тиеш түгел. Пушкин урамындагы соц и а л ь - р е а б и л и т а ц и я бүлекчәсе дүшәмбе көнне инвалидларны максатчан кабул итә башлады. Ул унбиш көн дәвамында – 10нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сишәмбе көнне әлеге үзәктә инвалидларның гомуми практика табибы – терапевт һәм “Барс Мед” үзәге хезмәткәрләре белән очрашуларын оештырдык. Реабилитация программасын тормышка ашыру, сәламәтлекне ныгыту буенча кызыклы гына әңгәмә булды. Шушындый ук чараны тагын бер тапкыр 30нчы ноябрьдә – киләсе атнаның җомгасында да үткәрәчәкбез. Теләгән бөтен кешене чакырабыз. Өйләрендә хезмәт күрсәтелүчеләргә, декада барышында, шәфкать туташлары “Сәламәтлеккә 100 киңәш” темасы буенча, өйләренә килеп, әңгәмәләр оештырырга планлаштырдылар. Бу атна башыннан соц и а л ь - р е а б и л и т а ц и я бүлекчәсендә хезмәт терапиясе мәйданчыгы да эшли башлады. Анда теләге булган инвалидларны Интернет челтәре белән эшләргә өйрәтәләр. Мәйданчык 10нчы декабрьгә кадәр эшләячәк. Шәһәрдә бассейн ачылгач, инвалид балалар арасыннан да анда йөзәргә йөрергә теләк белдерүчеләр бар. “Лагуна” бассейны аларны 5нче декабрь көнне кабул итәчәк. 6нчы декабрь көнне “Мамадыш” совхозындагы кинотеатрда мультфильмнар күрсәтеләчәк. –Безнең инвалидлар спортта да бик актив. Кайларда гына булмыйлар. Бу юнәлештә дә күп кенә чаралар була торгандыр? –Быел да өлкәннәр һәм балалар өчен төрле конкурслар, ярышлар үткәрү Бергә булганда катлаулы мәсьәләләр дә бик җиңел хәл ителә. Автор фотосы планлаштырылды. Декабрь башында Красная Горкадагы “Өмет” балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютында “Җир буйлап шәфкатьлелек бара...”, “Безнең тирәдәге кешеләр”, “Без бөтенебез тигез” исемле балалар рәсемнәре бәйгесе старт ала. “Балалар һәм үсмерләр йорты” белән берлектә, “Дөнья балалар күзеннән” исемле кул эшләнмәләре конкурсына старт бирдек. Алар “Иганәлек марафоны” көнне район мәдәният йортының фойесына да урнаштырылачаклар. 29нчы ноябрьдә Скандинавия йөреше буенча бәйге оештырыга да исәп бар. Өченче декабрьдә “Олимп” спорт комплексында инвалидларның район спартакиадасын, шашка һәм шахмат турнирын үткәрергә исәплибез. 4нче декабрьдә дә “Спорт белән иң мавыгучылар” (“Самые спортивные”) дигән программа була. Мәдәни-ял итү программалары да бай әзерләнә. 10нчы декабрь көнне социаль-реабилитация үзәгендә “Ак калфак”, “Рябинушка”, “Кышкы чия” коллективлары чыгыш ясый. Авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре дә концерт программалары әзерлиләр. Инвалид балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурция планлаштырылды. Шәдче мәдәният йортының “Агымсу” иреклеләр оешмасы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында чыгыш ясаячак. Үзәк балалар китапханәсе 7нче декабрь көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Шәфкатьле куллар могҗизасы” исемле осталык классы үткәрүне планлаштырды. Ноябрь ае ахырында һәм декабрь башында мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашында шәһәрдә һәм авылларда планлаштырылган чаралар бик күп санлы. 3нче декабрь көнне район мәдәният йортында 14 сәгатьтә үткәреләчәк марафонга әзерлек эшләре дә бер ай элек үк башланган иде. –Марафонда тупланган акчалар быел нинди максатларга тотылачак? –Алар тиененә кадәр инвалидлар ихтыяҗына китә. Ун кешегә марафон барышында ук ярдәмнәр тапшырылачак. Болардан тыш, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, депутатлар тагын биш сюрприз әзерлиләр. Чиләбедән Булат Әхмәтгаянов өендә укучы үсмергә ноутбук алып кайтырга вәгъдә итте. Елдагыча, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар коллективлары да үзләренең өлешләрен кертәләр. –Быел күпме акча тупланыр, дип уйлыйсыз? –Фаразлавы кыен. Ул төрле елда төрлечә була. 2016нчы елда 455 мең сум җыелган иде. Былтыр 367 мең сум булды. Акча күбрәк тупланган саен, күбрәк мохтаҗ кешегә ярдәм кулы суза алабыз. Алар тиененә кадәр исәптә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International