ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН, ЧУЛПАН САЛАХОВНА!

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген районыбызның озын гомерле тагын бер хатын-кызы юбилеен билгеләп уза. Мамадыш гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – тылда, күпләр кебек, тырышлыгы белән аерылып торган хезмәт ветераны Чулпан Салаховна Мещановага 95 яшь тулды.  Аны юбилее белән Мамадыш  муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Миннекаева тәбрикләделәр. Кунаклар юбилярга  РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Мамадыш муниципаль районы Башлыгы Анатолий  Ивановның истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International