Мамадышта Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган истәлекле митинг узды.
Шәһәр үзәгендә локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, кадетлар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар үзләре дә җыелды. Митингта катнашучыларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләде.