Ак. К. Вәлиев исемендәге 2 нче санлы лицей базасында хәрби-һава көчләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы, Мамадыш районы Әтиләр Советы призларына өченче хәрби спорт уеннары узды. Унар укучыдан торган 3 команда 7 төрле ярышта көч сынашты, мәсәлән сафта йөрү әзерлеге буенча, автоматны сүтү һәм җыюда, янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен киюдә, медицина ярдәме күрсәтүдә, аркан тартуда һ.б.