Үкчәләренә бастык диярлек.

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Ниһаять, республикабызның муниципаль хезмәткәрләре арасында уздырылучы, спортның сигез төрен үз эченә алган Спартакиада финиш сызыгына килеп җитте. Узган айның соңгы өч көнендә башкалабыз Казанда йөзү һәм йөгерү буенча эстафеталарда, өстәл теннисы, бадминтон һәм шахмат төрләрендә икенче категориягә кергән районнарның спорт сөюче муниципалитетлар хезмәткәрләре көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, безнекеләр җиңел атлетика эстафетасында финишта үз категорияләренә кергән районнар арасында гына түгел, шәһәрләр һәм халык саны буенча өченче категориягә кергән төбәкләр командалары арасында да иң яхшы вакыт күрсәттеләр. Йөзүдә дә безнекеләргә тиңнәр булмады. Ә менә шахмат, бадминтон, өстәл теннисыннан икенче урынны яуладылар. Калган төрләр буенча да муниципалларыбыз җанатарларының йөзләренә кызыллык китермәделәр: ирләребез волейболдан җиңү яуласалар, гүзәл затларыбыз бу төрдән икенче булдылар. Чаңгыда узышу белән мини-футболдан өченче урын яуланды. Игътибар иткәнегез булса, быел муниципалларыбыз барлык төрләрдән дә пьедесталга күтәрелделәр. Гомумкоманда беренчелегендә быел да сабалыларга тиңнәр булмады. Алардан безне нибары өч кенә очко аерды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International