Яңа ел - балалар өчен могҗизалар вакыты, иң яшерен хыяллар тормышка аша һәм аларга "Теләкләр чыршысы" ярдәм итә.
"Минем белән хыяллан" («Мечтай со мной») бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында үткәрелә торган "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе Республика буенча үткәрелә. Мамадыш та читтә калмады бу проектта. Бүген Иске Яңа ел алдыннан район администрациясе авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Тылсымчылар түрәләр дә, эшмәкәрләр дә булды. Һәркем чын Кыш Бабай кебек теләкләрне үтәргә теләп, открытка буенча сайлап алды.