Гыйбадәтханәдән – бозлы бәкегә!

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

9 сәгатьтә мамадышлылар “Изге касә“ чишмәсенә җыелдылар. Гыйбадәтләрне изге Ксения Римляныни храмы настоятеле Олег Малышев башкарды, чыганактагы һәм чәсәүнәдәге купельләрдәге суны изгеләндерде. Чарада муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Җыелганнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Анатолий Петрович түбәндәгеләрне дә өстәде: –7нче гыйнварда яхшы хәбәр килде: Могҗиза тудыручы Изге Николай иконасыннан күчермә табылды. Аны, мөгаен, Мамадышка алып кайтырбыз. Без элек “Изге касә“дә табылган иконаны эзләүне дә дәвам итәбез. Могҗиза тудыручы Изге Николай куәтләренең бер өлешен Италиядән Мамадышка алып кайту өстендә дә эшлибез. Шартлатылган Троицк соборында Коткаручы иконасы булган. Анысын да табарга кирәк. Бүген алдыбызда торган, һичшиксез хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр менә шулар. Изге хәбәрләр һәм теләкләр! Уртак догаларыбыз чынга ашсын. 11 сәгатьтә шундый ук чара Нократ елгасында булды, биредә дә Олег Малышев атакай хезмәтен алып барды. Традиция буенча, бозлы купельләрдә чумыну өчен халык чиратка басты. Халыкның һәм коенучыларның куркынычсызлыгын коткаручылар, медиклар, хокук саклау органнары тәэмин итте. Чиркәү бәкедә коенуны мәҗбүри санамаса да, халык арасында бу йола елдан-ел ныгый бара. Качману суы иман китерүчеләргә чынлап та савыгырга ярдәм итә. Бәйрәм көнендә һава торышын күзәтү дә – халыкның күркәм гадәте. Әгәр көн болытлы булса, мул уңыш көт, диләр борынгылар. Сынарбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International