Пенсионерларыбыз сәяхәтче була аламы?

2020 елның 7 феврале, җомга

–Пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытында түләү безнең өчен һәрвакыт беренче чираттагы бурыч булды, ул алга таба да шулай калачак, – дип белдерде җирле бүлек җитәкчесе Шамил Хәсәнов. ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы Әлфәт Әхмәтҗанов үз чыгышында агымдагы елда эшнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм коллективка: “Сезнең идарә, зур таләпләр һәм эшегез каты булуга карамастан, һәрвакыт тотрыклы эшләде. Югары һөнәри хезмәтегез өчен зур рәхмәт!“ – дип белдерде. Район башлыгы Анатолий Ивановның системадагы реформаларга карата үз фикере бар. Халыкның, аерым алганда пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хакимиятнең барлык тармаклары эше юнәлтелергә тиеш. Ул идарә эшен генә түгел, пенсионерларның активлыгын да күзәтеп торуын әйтте. Халыкка сыйфатлы ял итү өчен урыннарда шартлар тудырырга кирәк. Үзара хезмәттәшлек итүче структуралар җитәкчеләре исеменнән докладлар белән район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әнисә Хаҗиева һәм район мәшгульлек үзәге директоры Ләйлә Хөснетдинова чыгыш ясадылар. Электрон документ әйләнеше нәтиҗәлелеген арттыру, пенсия алды яшендәге гражданнар белән максатчан эшләүгә аеруча басым ясалды. “Россия Пенсионерлар берлеге“ иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе эше турында рәис Вәсимә Имамова чыгышын барысы да кызыксынып тыңладылар. Коллектив алдынгыларына төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарын тантаналы тапшыру җитди җыелышны күтәренке рухта тәмамлауга этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International