Галимулла абый теләге

2020 елның 9 мае, шимбә

Биредә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән хәрби комиссар Андрей Синкевич та булдылар. Җиңү паркыннан алар олы бәйрәм белән котларга сугыш ветераны Галимулла Нәбиуллинның фатирына юнәлделәр. Галимулла Шәрифулла улын котларга, сугыш чоры җырларын сузып, район мәдәният йортының солдат киемнәрендәге агитбригадасы да килеп җитте. Ветеран аларның концертын тәрәзәдән күзәтте. Бер мәлдә күзләре дә яшьләнде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов ветеранга котлау хатларын һәм бүләкләрне тапшырды, хәлләрен сораштырды. “Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алуыма сөенәм. Бик күп сугышчан дусларым яу кырында һәлак булдылар. Бөтенегезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим. Коронавирус тизрәк узсын, дөньяда сугышлар булмасын”, – диде Галимулла ага.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International