Атланмайны ничек сайларга: аның файдасы һәм зыяны турында

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Атланмай – эре мөгезле терлек сөтен эшкәртү юлы белән алына торган терлек продукциясе. Бүгенге көндә Россиядә төрле сорттагы атланмайлар җитештерелә. Кибет киштәләрендә дә сайлау төрлелеге бихисап. Ә тәмле һәм файдалы атланмайны ничек сайларга соң?

Табигый май нинди булырга тиеш?

Организмга файдалы үзлекләре булган табигый ризык кирәк. Әзерләү өчен сыйфатлы сөт, каймак, атланмалардан файдаланырга мөмкин. Кеше организмы сыйфатлы продуктны 95% ка үзләштерә.

Май төре нинди чималдан әзерләнүгә бәйле:

Татлы май – аны зарарсызландыруга дучар ителгән сливкалардан алалар.

Әчкелтем май — зарарсызландырылган атланмалардан җитештерелә, аларны сөт-кисемле бактерияләрне кулланып төшерәләр. Нәтиҗәдә ул үзенчәлекле тәмгә ия.

Май төрлелеге:

Гадәти атланмай 100 г 82,5 г майга ия.

Шул ук күләмдәге “Крестьянское” мае 72,5 г майга ия.

“Любительское” – 80 г май.

“Бутербротное” – 61 г май.

“Чайное” – 50 г майлылыкта.

Атланмай сайлаганда түбәндәге фактларга игътибар итәргә кирәк:

Беренчедән, төргәктә «Масло сливочное крестьянское» яки «Масло сливочное любительское» дип язылырга тиеш. Шул ук вакытта атланмайның майлылыгы төрле: крестьян мае - 72,5%; атланмай - 80%. Шулай ук майның җиңелләштерелгән төрләре дә бар – “Бутербротное” (61,5%). Май микъдары күбрәк булган саен, май да файдалырак.

Ә менә спред майдан үсемлек майлары һәм терлек майлары ясалма кушылмалары белән аерылып тора.

Икенчедән, майның составын игътибар белән өйрәнергә кирәк: төргәкләрдә бары тик бөтен сөт һәм атланмай гына булырга тиеш, әгәр дә тоз, үсемлек майлары (пальма, арахис һ.б.) яки «сөт майларын алмаштыру» ингредиенты күрсәтелсә, ышанып әйтергә була - бу табигый атланмай түгел. Әгәр сатып алучы атланмайның үлчәп сатыла торганына өстенлек бирсә, аның төсенә игътибар итәргә кирәк: табигый атланмайның төсе - җәйге чорда якты-сары һәм кышкы чорда ак булырга тиеш. Бу очракта майның төсе –  терлек азыгына бәйле. Җәй көне ул каротин белән бай, шуңа күрә сөт һәм майга сары төсмер бирә; табигый атланмай формасын яхшырак тота, ул тыгызрак, май кисешендә су тамчылары чыгып торырга тиеш түгел.

Әгәр дә сатып алынган атланмайның сыфатыннан шикләнәсез икән, аны өй шартларында да җиңел генә тикшерергә була: өстәлдә бүлмә температурасында бер кисәк майны калдырыгыз, берникадәр аның өстендә су иамчылары барлыкка килсә – сезнең алда гадәти спред.

Майның составы һәм файдалы үзлекләре:

Атланмай составында аксым, углеводлар, A, D, B2, E һәм PP төркемнәре витаминнары, микроэлементлар бар.

Холестерин - югары тыгызлыкта да, түбән тыгызлыкта да. Майның файдалы яки зарарлы булуы турында бәхәсләр еш кына холестерин аркасында була. Кеше организмы өчен бу компонентның җитмәве, артык булуы кебек үк, кирәк түгел. Файдалы булсын өчен көн саен май продукциясен аерым бер күләмдә кулланырга кирәк.

Табигый сөт продукты түбәндәге файдалы үзенчәлекләргә ия:

Организмда матдәләр алмашын нормальләштерергә булыша, антиоксидантлар күзәнәкләрне торгызу процессында катнаша, кан тамырларын ныгыта һәм аларны тартылучан итә. Рак күзәнәкләренә тискәре йогынты ясый. Аны даими куллану депрессив халәтне киметә. Тырнак, чәч, тән тиресе өчен дә файдасы бар.

Сөт продуктларын, аерым алганда атланмайны сайлаганда җирле җитештерүчеләр продукциясенә өстенлек бирергә тәкъдим итәбез, чөнки аларның продукциясе сыналган инде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International