Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурска грантлар бирүгә йомгаклар ясалды

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 300 миллион сум тәшкил итә, шуның 174 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә, бу грантларның гомуми суммасыннан 58% тәшкил итә.

Конкурска кертелгән 20 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы арасыннан түбәндәге 10 кооператив төрле  юнәлешләр буенча - ашлык, ит һәм сөт эшкәртүдән алып моноказык әзерләүгә кадәр - грантларга ия булды:

“Якты Күл” (Тукай районы);

“Түбән Кама” (Түбән Кама районы),

“Заготпром” (Нурлат районы);

“Монокорм” (Кукмара районы);

“Кукмара районы кулланучылар җәмгыяте” (Кукмара районы);

“Елмай” (Биектау районы);

“Иген” (Саба районы);

“Каймак” (Спас районы);

“Фермер” (Мамадыш районы);

“Бәрәкәт” (Азнакай районы).

Акчалар Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә матди-техник базаны үстерү, яңа даими эш урыннары булдыру максатларында бүлеп бирелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртеп уза, узган атнада "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" илкүләм проекты кысаларында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасы буенча 162 фермер грантлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International