Татарстанлылар өчен Белоруссия җитештерүчеләренең беренче виртуаль күргәзмәсенә бушлай теркәлү ачылды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Белоруссия җитештерүчеләренең беренче виртуаль күргәзмәсе 2020 елның 16 июнендә эшли башлаячак һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Белоруссиянең алдынгы предприятиеләре продукциясен һәм азык-төлек продуктларын тәкъдим итәчәк. Чара сәнәгатьнең төрле тармакларына багышланган һәм дөньяның төрле төбәкләрендә Белоруссия продукциясен һәм эшлекле даирәләргә хезмәтләр күрсәтүне презентацияләүгә юнәлдерелгән Made in Belarus Online виртуаль махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен ачачак.

Дөньякүләм санитар-эпидемиологик вәзгыять кайбер илләрдә бизнес өчен читтән торып эшләү кирәклеген тудырды. Бу шартларда виртуаль күргәзмә Белоруссиядә җитештерелгән яңалыкларны дөньякүләм бизнес-аудиториягә чыгару һәм продукцияне алуда кызыксынучы эшлекле партнерлар табу өчен вакытлыча уңайлы мәйданчык булырга мөмкин.

Күргәзмә Белоруссия предприятиеләренең виртуаль стендларыннан торган интерактив экспозициядән торачак. Һәр стендта продукциянең виртуаль үрнәкләре, видеороликлар, эшлекле тәкъдимнәр урнаштырылачак. Стендларны караучылар шәхси видео-сәламләү белән таныша һәм предприятие вәкиле белән текст чаты аша аралаша алачаклар. Барлык мәгълүмат рус һәм инглиз телләрендә биреләчәк.

Agro павильонында авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге технологияләр һәм эшләнмәләр, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары күрсәтеләчәк; Food павильоны азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә кысаларында Халыкара аграр онлайн-форум узачак, анда төрле илләрнең дәүләт органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашында авыл хуҗалыгы һәм тышкы сәүдә өлкәсендәге агымдагы вәзгыять буенча фикер алышу булачак.

Made in Belarus #AgroFood күргәзмәсенең генераль партнеры - 1 нче Минск сөт заводы, "Гейм Стрим" СҖЧҖенең партнеры – World of Tanks Минск эшләнмәләр үзәге.

Made in Belarus Online виртуаль күргәзмәләр сериясен Белоруссия Сәүдә-сәнәгать палатасының "Белинтерэкспо" предприятиесе оештыра, ул гамәлгә куелганнан бирле дөньяның 60 илендә 250дән артык күргәзмә һәм экспозицияләр оештырган инде. Made in Belarus #AgroFood беренче виртуаль күргәзмә Беларусь һәм башка илләрнең тармак министрлыклары һәм бизнес-ассоциацияләре ярдәмендә һәм катнашында үткәрелә.

Күргәзмәгә керү татарстанлылар өчен бушлай һәм моның өчен катгый рәвештә теркәлү генә таләп ителә, теркәлү татарстанлылар өчен ачылды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International