Мамадыш районында «Кар чанасы-2021»операциясе башланды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Кар чанасы-2021»операциясе башланды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш мунициципаль районы буенча идарәсе, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә, 2021 елның 15 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр район һәм республика территориясендә моточараларның торышын тикшереп тору буенча профилактик операция уздыра.

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр юлдан читтә булган мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында сөйли. Әлеге техника кайбер милекчеләр тарафыннан билгеләнгән срокта теркәлми, еллык техник карау узмыйча һәм идарә итү өчен тиешле категориягә ия булмаган килеш файдаланыла.

Шуңа күрә кар машиналары хуҗаларына мототранспорт чарасын теркәү, техосмотр узу һәм тракторчы-машинист таныклыклары алу тәртибен тагын бер кат искәртергә кирәк дип саныйбыз.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында" 1994 елның 12 августындагы 938 номерлы карары нигезендә, кар машиналарының хуҗалары аларны дәүләт техник күзәтчелек органнарында исәпкә алынган көннән 10 тәүлек эчендә теркәргә тиеш.

 

Гамәлдәге закон таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 1,5 – 2 мең сум, вазыйфаи затларга-2-3,5 мең сум, юридик затларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салына.

Техниканы теркәгәннән соң һәр елны техник карау узарга кирәк. Кар чанасы белән идарә итү өчен «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш.

«АІ» категориясе таныклыгын тиешле категориядәге белем бирү эшчәнлеген алып бару хокукына лицензиясе булган уку йортларында укып, тиешле квалификация имтиханнарын тапшырырга мөмкин.

Имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уку йорты урнашкан урын буенча бүлекләре шөгыльләнә.

Кар машиналарына, мотовездларга һәм башка юлдан тыш машиналарга, шулай ук тракторчы-машинист таныклыгы алуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлеге Мамадыш шәһәре, Толстой урамы, 23 нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефон – 8(85563)3-35-89.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International