Татарстан сөт сату күләмнәре буенча лидерлыкны саклый

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2021 елның 11 гыйнварына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,89 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,9%ка (2,3 мең тоннага) күбрәк.

Татарстан Республикасында, шулай ук Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында иң күп күләмдә сөт сатылды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика буенча бер көндә 3754,5 тонна сөт савылган, бу узган елга караганда 192,2 тоннага күбрәк (105,4%). Бер сыердан көнгә 16,8 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,2 кг күбрәк. Бер көнгә, халыктан алынган сөтне дә исәпкә алып, 4223,2 тонна сөт сатылган, бу 212,1 тоннага күбрәк һәм 2020 елга карата 105% тәшкил итә.

Татарстан районнары арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (29,8 кг), Мамадыш (25,4 кг), Саба (24,4 кг), Кукмара (23,9 кг), Балтач (21,4 кг) районнары алда бара.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт сату күләме буенча Татарстанның лидерлыгын билгеләп үткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International