Мамадыш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 15 мең бройлер чебиләре кайтардылар

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативлары аграр секторны үстерүдә драйверлар булып тораалар. Мамадыш районының «ЭкоПтица» кооперативы да шундый үсеш үрнәкләренең берсе булды.

2019 елда предприятие Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы буенча 5 млн.сум күләмендә грант алды. Грант акчасына кош ите эшкәртү цехы ачарга планлаштыралар. Кирәкле җәйланмаларны алып кайтканнар инде. Предприятие 7 эш урынына исәпләнгән.

Бу фермер Роза Тарасованың предприятиесе. Ул инде 2 елдан артык кошчылык белән шөгыльләнә. “Моннан 5-6 ел элек ташландык хәлдә булган терлекчелек һәм йорт яны участокларында капиталь ремонт ясалды, корпуслар чебешләр белән тулы. Оренбург өлкәсеннән үстерү өчен 15 мең чеби кайтарылды. Шушы көннәрдә тагын ике корпус кечкенә бройлер чебиләре белән тулачак”, - дип сөйли Роза Тарасова.

Якын арада кооператив тулы куәтенә эшли башлаячак. Предприятие җитәкчелеге район һәм республика халкын гына түгел, якын-тирә шәһәр халкын да кош ите белән тәэмин итәргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International