Мамадыш районында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Шаһ НУР”на багышланган кичә узды

2021 елның 26 феврале, җомга

Балалар бакчаларының өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында «Шаһ Нур» дип аталган иҗади бәйге узды. Аны «Нократ» газетасы редакциясе һәм аның каршындагы «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе үткәрде. Якташыбыз эзтабар язучы Шаһинур абый Мостафин истәлегенә багышланган шигырь язу конкурсына йомгак 2021 елның 12 февралендә ясалды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара да “Вәрис Гали” конкурсында катнашучылар да бүләкләнделәр.  Бәйгенең партнеры – Фәнил Гыйззәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International