Инспекция белгечләре күз уңында, сыра, аракы һәм азык-төлек.

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

1 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында алкогольле продукциягә мониторин үткәрде. Чара кысаларында 8 сәүдә объекты тикшерелде.

Барлык сәүдә объектларында да тәкъдим ителгән минималь ваклап сату бәяләре саклана. Аерым игътибар сыра ассортиментына һәм минималь ваклап сату бәясен үтәүгә юнәлтелде. Чара барышында хокук бозулар ачыкланмады.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә 180 төр продукция бәяләренә мониторинг үткәрде.

Белгечләр хуҗалык итүче субъектларның җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә консультация бирделәр, Россия Финанс министрлыгының 07.10.2020 ел, № 235 «Алкогольле продукцияне сатып алу һәм ваклап сату бәяләреннән ким булмаган бәяләрне билгеләү турында»гы боерыгы белән таныштырдылар, кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр.

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство карамагындагы районнарга мондый күчмә чараларны даими рәвештә гамәлгә ашыралар. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(8552)71-43-03 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International