Бүген Мамадыш районына эш визиты белән Саха Республикасы (Якутия) Мегино-Кангалас улусы делегациясе килде. Район башлыгы Анатолий Иванов белән очрашуда икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны тантаналы шартларда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Саха (Якутия )Республикасының Мегино-Кангалас улусы башлыгы Николай Старостин имзалады. Иртәгә кунаклар Мамадышта татар халкының «Сабантуй» бәйрәмендә булачак.