«Чиста яр» экологик акциясе Мамадыш районы территориясендә узды. Анда 450 гә якын кеше катнашты. Экологик чарада катнашучылар районның Кама, Нократ, Ушма һәм күлләре ярларыннан 77 куб. м чүп-чар җыйдылар.
Акциягә Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре дә кушылды. Муниципалитет хезмәткәрләре көче белән Нократ елгасының яр буе линиясе чүп-чардан чистартылды.