Сыйфатны тикшерү һәм экспертиза. Аерма нәрсәдә?

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасынын  Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең кайнар линиясе телефонына товарның сыйфатын тикшергәндә кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар күп килә. Шундый сорауларның берсе: «Кибеттә сыйфатны тикшерү өчен товарны берничә көнгә калдырырга тәкъдим иткәч һәм товарның сыйфатын сыйфатын тикшерүнең экспертизадан аермасы нәрсәдә?

Әйдәгез, тикшерик. Белгечнең җавабы:

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" 1992елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы белән (алга таба Закон) "товарның сыйфатын тикшерү" төшенчәләренең "экспертизадан" аермасы билгеләнгән.

Әлеге Законның 18 статьясындагы 5 өлешендә түбәндәгеләр әйтелгән: «сатучы (җитештерүче), вәкаләтле эшкуар  яисә вәкаләтле шәхси эшкуар,  импортер сыйфатсыз товарны кулланучыдан кабул итәрг ә һәм товарның сыйфатын тикшерергә тиеш.  Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы.

Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр товарның җитешсезлекләре сәбәпле т бәхәс чыкса,  товарның экспертизасын үз исәбенә үткәрергә тиеш. Кулланучы  экспертиза  нәтиҗәләре белән килешмәсә мондый экспертизаның нәтиҗәсен суд тәртибендә бәхәсләшергә хокуклы.

Шул рәвешле, сыйфатны тикшерү экспертизадан махсус белемнәргә ия булган белгеч-экспертларны җәлеп итмичә, товарны сатып алу урынында  турыдан-туры сатучы тарафыннан  түләүсез үткәрелергә мөмкин булуы белән аерылып тора.

Экспертиза товрның сыйфатын тикшерү уздырганнан соң уздырыла.

Экспертиза үткәрү өчен нигез булып, кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс тора.

Экспертиза уздыргганнан соң эксперт-белгеч товар турында тиешле тиешле нәтиҗә бирә.

Экспертиза уздыру сроклары "Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның" 20, 21 һәм 22 статьялары белән билгеләнә.

Шул ук вакытта, экспертиза нәтиҗәсендә товарның җитешсезлекләренә сатучы (җитештерүче) гаепле булмаса, экспертиза уздыру , транспорт hәм саклау чыгымнарын кулланучы үзе  капларга тиеш.

Әгәр кулланучы сатып алган товарда җитешсезлек ачыкланса, кулланучы, үз таләбен  сорап, беренче чиратта сатучыгы  язма рәвештә (дәгъва) мөрәҗәгать итә, шул исәптән товарның сыйфатын тикшеру яки экспертиза уткәруне  игълан итәргә мөмкин .

Бары тик үз хокукларын белү һәм аларны гамәлгә ашыра белү генә кулланучыларга  күңелсез хәлләрдән котылырга мөмкинлек бирә.  

Сораулар буенча консультация алыр очен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы  шәhәре территориаль органына һәм кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә алалар: 88552 (71-43-03).

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International