Рәнҗемә безгә, мәдрәсә.

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Кече Сон авылы соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Өч ел элек, Президент программасы буенча, авыл уртасында яңа мәдәният йорты җиткерелгән иде. Быел унтугызынчы гасырда һәм егерменче гасыр башында бөтен татар дөньясында күренекле урын тоткан мәдрәсә бинасын ремонтлап, анда Фәрит Яруллин музее оештырдылар. 

Мәдрәсә йөз елдан артык Мамадыш өязе халкына белем учагы булып хезмәт иткән. Аңа өязнең ерак авылларыннан да килеп укыганнар. 1789-1792 елларда биредә татар әдибе һәм шагыйре, күренекле дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыгол да мөгаллимлек итә. Ул хаҗдан кайтканда вафат булган һәм Кече Сон зиратына җирләнгән әтисе васыяте буенча мулла вазифасын башкара, халыкны дәвалау белән шөгыльләнә, үзе дә дәвалау эшләре буенча хезмәтләр иҗат итә. Халыкка игелеге белән генә хезмәт итүче учак – мәдрәсә 1918нче елны ябылса да, тагын озак еллар авылга мәктәп ролен үти әле. 

Тарих еш кына безне үзенең тәңгәллекләре белән гаҗәпкә калдыра. Мәдрәсәдә киләчәктә татар музыка сәнгатенә нигез салучы, “Тукай маршы“н тудыручы Заһидулла Яруллин тәүге тапкыр хәреф танырга өйрәнсә, Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда мәктәп бинасы булып хезмәт итүче әлеге бинада аның улы, киләчәктә мәшһүр композитор булачак Мирсәет укый. Мәдрәсәнең ремонтланган, Фәрит Яруллин һәм авыл тарихы музее итеп үзгәртелгән бинасын ачу тантанасы да Мирсәет Яруллиннның туган көненә – 12нче июньгә билгеләнгән иде. 

Моннан ун еллап элек, җимерек булу сәбәпле, Кече Сон мәдрәсәсе бинасын тарихи һәйкәлләр исемлегеннән сызарга да теләгәннәр иде. Бу хакта ул вакыттагы районыбыз башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга җиткердем. Ул килеп карады, озак кына уйланып торды һәм: “Торсын әле“,–диде. Моннан өч ел элек аңа ремонт үткәрү мәсьәләсе белән йөри башладык. Районыбызның яңа башлыгы Анатолий Иванов теләгебезне хуплады. Мәдәният министрлыгына документлар әзерләп тапшырып, бер миллион сум грант оттык һәм эш башланып китте. Бу бинаны яңартуга бик күп кешеләр үз өлешләрен керттеләр. Мамадыштан килеп, стенаның ишелә башлаган урынын сүтеп, яңадан өйделәр. Урта Кирмән авылы осталары агач эшләрен эшләделәр. Үзебезнең авылдашларыбыз стеналарны штукатурладылар һәм коймасын тотуда ярдәм күрсәттеләр. Бик күпләр акчалата да ярдәм кулларын суздылар. Аларның барысы да музейның “Мактау китабы“на кертелгән, – диде Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов. 

Мәдрәсәнең яңартылган, музей итеп үзгәртелгән бинасын ачу тантанасына Мамадыштан, Казаннан һәм Чаллыдан күпсанлы кунаклар килгән иде. Һәркем бина киләчәктә дә белем, мәгърифәт, мәдәният учагы булуын дәвам итсен, халыкка хезмәт итсен, дигән теләкләрен җиткерде, аның Яруллинар һәм авыл музее итеп үзгәртелүенең бик символик булуын билгеләп үтте. Тантанада Зәй районыннан Таҗетдин Ялчогылның нәсел дәвамчысы Гамир әфәнде Таҗетдинов та катнашты. Таҗетдин Ялчогыл музыка коралларында уйнарга сәләтле булган икән. Музыка белгече, Кече Сонда туып үскән Мулланур Габитов авылдашларының элекке заманнарда ук гармунда, тальянда уйнарга оста булганнары турында сөйләде. Мирсәет Яруллинның тормыш иптәше Луиза ханым да яңа музейны күргәч йөрәгеннән район җитәкчелегенә, кечесонлыларга рәхмәт хисләре ташуы турында сөйләде. “Бу бина Мансур Сәлаховның үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында торгызылды. Илдә кризис дип тормады, төн йокламыйча чапты. Бинаны яңартуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Яруллиннар безнең төбәгебезне зурлаган кешеләр. Бина алга таба да халыкка хезмәт итсен. Авылыгыз ямьле, халкы тәртипле“,–диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Республика Мәдәният министрлыгы вәкиле Наилә Мөбәракшина, милли музей хезмәткәре Флера Хәмитова да яңартылган бинаны күреп ихлас сөенүләрен җиткерделәр. 

Бинага беренче булып, “Фатыйха“ сүрәсен укып, авыл мәдрәсәсе шәкертләре – кечкенәләр аяк басты. Төкле аякларыгыз белән, балалар! Сез атлап кергән ишекләр гел ачылып торырга язсын, музейдан халык өзелмәсен. Анда сокланып карарлык экспонатлар бик күп. Ачу тантанасында аның фондлары яңаларына да баеды. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International