Мамадышта ярминкә сезоны ачылды

2016 елның 24 сентябре, шимбә

Узган шимбәдә шәһәр халкы дәррәү кубып авыл хуҗалыгы ярминкәсенә агылды. Агымдагы ярминкә сезоны югары дәрәҗәдә башланып китте, дисәк тә ялгыш булмас.

Иртәнге сәгать җиделәр. Мин район мәдәният йорты каршындагы мәйданга аяк басканда ярминкә гөрли иде инде. “Бездән сатып алыгыз, иң тәмле яшелчәләр бездә генә!” “Камыр ризыкларыбыз да күп, кишер, кәбестә, алма пирогларын капсаң, авыз­да эреп китә!” Мондый макту күп ишетергә туры килде бу көнне. Әйтесрсең лә, инде тәмам остарып, беткән кибетчеләр сату итә, телләре телгә йокмый, осталыкларына сокланырлык.Мәктәп коллективлары сатып алучыларны әнә шулай үзләренең сәүдә рәтләренә җәлеп иттеләр.Чыннан да, бу ярминкәләрнең әлегә беренчеләре генә булуына да карамастан, яшелчә һәм башка төр азык-төлек ассортименты бай, ә иң мөһиме – алар тулысынча диярлек үз җиребездә җитештерелгән.

Тәүге ярминкә булгангамы,  ә мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Без журналистларга да кулларына тулы сумкалар тоткан, җилкәләренә бәрәңге, кәбестә, суган һәм башка яшелчәләр белән тулы капчыклар күтәргән кешеләр арасыннан йөрүе бер дә җиңел булмады. Һәр палатка яки машина янына озын чират тезелгән. Әнә “ПМК “Мелиорация“ җәмгыятенең – бәрәңге, “Передовик хуҗалыгының ашлык төягән машиналары янына узарлык та түгел. Аларга озын чират хасил булган. Чиратсыз кереп кара, шунда ук ишетмәгәнеңне ишетерсең. Мелиораторларның бәрңәгесе бер сәгать эчендә сатылып та бетте. Кемдер бер сетка, арада икешәр-өчәр, хәтта күбрәк алучылар да бар иде. “Передовик“ икешәр тонна бодай, арпа һәм солы алып килгән. Беренчесенең килограммы –9, икенчесенеке – 8, ә солыныкы 7 сум тәшкил итте. Моннан күренгәнчә, мамадышлыларда ашлыкка сорау күп икән, димәк үз йортлары белән яшәүчеләрнең ихаталарында мал-туар, кош-корт асрала, дигән сүз.

Чыннан да, ярминкәдә товарларның ассортименты зур иде. Әнә Дүсмәт авыл җирлегеннән мең йомырка алып килгәннәр. Дистәсен 55 сумнан тәкъдим иттеләр. Литр ярымлы 50 шешә сөтләре дә күз алдына кимеде. Гөмбә куелмаган сату нокталары булдымы икән, тәгаен генә әйтә алмыйм. Иске Комазанда яшәүче Бикә Галиева күп итеп яшелчәләр үстерә икән. Суганы“ кәбестәсе, кишере мулдан булган быел. Аның өстенә, суганына сатучылар заказ алып кайтып та киттеләр. Нурия Вәгыйзова да кичләрен тик утырмый, ахрысы. Ул бәйләгән башлыклар, оекбашлар күз явын алырлык. Келәүеш авыл җирлегеннән килгән кызларның телләре-телгә йокмый: кайнатмаларны, тозланмаларны һәм башка төр товарларын шулкадәр оста тәкъдим иттеләр ки, алар заманында гөрләгән Нижгар ярминкәсендә дә югалып калмаслар иде. Ярминкәләр көнендә хуҗалык яки учрежденияләр генә түгел, ә авыл хезмәтчәннәре дә җитештергән продукцияләрен сатып калырга ашыга. Иң мөһиме, ялкауланмаска гына кирәк, ди Җәнлек совхозыннан Раушания Мөхетдинова. Алар бер генә ярминкәне дә калдырмый икән. 

Хуҗалыкларында 8 савым сыер тоталар. Шуңа күрә халыкка тәкъдим итәрлек нигъмәтләре дә мулдан. Моннан тыш Райшания ханым балык та алып килгән иде. Сөт ризыкларын авылларында да карт-карчыклар бик теләп алалар икән. Бигрәк тә шимбә-якшәмбе көнне клиентлары арта: шәһәрдән кайтканнар авыл сөтен мулдан алып китәргә тырышалар. Киләчәктә ярминкәләрнең берсен дә калдырмаска җыена Раушания ханым. Дусайдан фермер Илнар Гатуллин күпләп кош-корт асрый икән. Аларның саны меңнәр белән исәпләнә. Ярминкәдә ул шактый гына ит сатарга өлгерде. Түбән Тәкәнештән Әминә Ганиева да авылда тик ятмый. Гаилә бюджетын ул җәй көне төрле җиләкләр җыеп сатып баета. Шимбә көнне ул ак чыршы себеркесе, күпләп дүләнә, сырганак җимешләре, балан, миләш алып килгән.

Мамадышта уздырылучы ярминкәләрдә чит төбәкләрдән килгәннәргә дә урын түрдән. Әнә Меделеевсктан Виктор Мелявкин экологик чиста дару үләннәре җыю белән шөгыльләнә. Аларны ул Алтайдан, Себер тайгаларыннан, Ерак Көнчыгыштан кайтарта. Үзләренең 1,5 гектар мәйдандагы нәсел биләмәсендә дә күптөрле агачлар, үләннәр үстерәләр.

–Мамадышта ярминкә сезоны ачылуны зур түземсезлек белән көтеп алдык. Биредә халык безнең товарлар белән бик кызыксыналар һәм бик теләп алалар, – ди аның тормыш иптәше Вера.

Чираттагы сезонны бигрәк тә пенсионерлар көтеп ала инде. Әнә Геннадий Беспалов алты шешә сөт алган. Илгиз Сибгаев ак чыршы себеркесе, оекбашлар һәм башка товарлар тутырган сумкасы белән ярминкәдән күтәренке күңел белән кайтып китте.

–Ярый әле һава торышы яхшы булды, – ди ул.

Кыскасы, авыл җирлекләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, кайбер оешма-предприятиеләр  ярминкәгә ныклап әзерләнгән.Күптөрдәге продукция алып килү өстенә, сәүдә нокталарының бизәлеше, концерт номерлары хакында да кайгыртканнар.Үзәк мәйданда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде. Шуны да билгеләп үтми мөмкин түгел, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә шәхси эшмәкәрләр шактый күп катнашты. Балык заводы, “Мамадыш урман хуҗалыгы“ның Келәүеш участок урманчылыгы, район кулланучылар берлеге, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин товарлары да сораусыз калмады бу көнне.  Бу үзенә күрә бик уңай күренеш. Конкуренция барышында халыкка күңеленә хуш килгән теләсә кайсы төр продукцияне рәхәтләнеп алырга мөмкинлекләр тудыру заманча сәүдәгә ныклы нигез булып тора. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике атна саен дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә мамадышлылар үзләренә базарныкыннан түбән булган бәяләр белән яшелчә һәм башка төр азык-төлек юнәтеп, кышка җитәрлек запас әзерләп калдырыр дип өметләнәбез.

Халык фикере бүгенге ярминкәнең төп бәясе. ер үк вакытта сәүдә оештырылышын махсус комиссия дә бәяли. Беренче ярминкә Өлкәннәр көненә багышланган иде. Шул уңайдан мәйданда “Игелек кәрҗине“ акциясе уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International