Мамадыш мәшгульлек үзәгендә – яңа директор.

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген “Мамадыш районының халыкның мәшгульлеге үзәге“ дәүләт учреждениесе коллективының гомуми җыелышында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзәкнең яңа директорын тәкъдим итте. Коллективны хәзер Ләйлә Рафис кызы Хөснетдинова җитәкләячәк.


Районыбыз җитәкчесе үзәк коллективының республика күләмендә беренче урыннарны яулавын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә алдынгылыкны кулларыннан ычкындырмаячакларына ышанычын белдерде. “Үзәк кешегә һөнәр сайлауда мәктәп яшеннән үк ярдәм итәргә тиеш“, – диде. 

Ләйлә Хөснетдинова 1971нче елның 5нче июнендә Мамадыш шәһәрендә туган. Югары белемле. Хезмәт эшчәнлеген 1993нче елны 1нче санлы Мамадыш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 199нчы елдан 2006нчы елга кадәр район мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре буенча методист вазыйфаларын башкара. 2007нче елдан ул район мәшгульлек үзәгендә хезмәт куя. Соңгы елларда үзәкнең әйдәүче инспекторы вазыйфаларын алып барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International