ОЕШТЫРУЧЫЛАР ҖИҢДЕ.

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Озак еллар район кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән Иван Иванов истәлегенә мини-футбол буенча бәйгеләр быел бишенче мәртәбә уздырылды. Аларда шәһәр оешма-предприятиеләреннән алты команда катнашты. Турнирның хәлиткеч уеннары башланганда яңгыр ява башласа да, ул ярышларда катнашучыларны “сындыра“ алмады. Хәлиткеч уенда ярымфиналда “Инвестстрой“ уенчыларын 4:0 исәбе белән откан турнирны оештыручы район кулланучылар җәмгыяте командасы белән “Дуслык“ спорт-сәламәтләндерү комплексы футзалчыларын 2:1 исәбе белән бирелдергән “Татавтодор“ җәмгыятенең Мамадыш филиалы футзалчылары очрашты. Финалда кулланучылар җәмгыяте уенчылары, юлчыларны җиңеп, күчмә кубокка ия булдылар. Өченче урында – “Дуслык“ комплексы футзалчылары. Турнир нәтиҗәләре буенча Алмаз Фәизов (“Татавтодор“) – иң яхшы уенчы, Айдар НУРИЕВ (райпо) –капкачы, Максим ГОРОХОВ (“Дуслык“) – сакчы, Сергей САМСОНОВ (“Инвестстрой“) – һөҗүмче дип танылдылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International