БҮЛӘКЛӘР ӘЗЕРЛӘНӘ.

2017 елның 11 августы, җомга

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясе быел да старт алды. Районыбыз мәктәпләренә беренче сыйныфка 445 бала бара. Шуларның 211е – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Аларга Белем көне уңаеннан укучы портфеле һәм канцтоварлар белән ярдәм күрсәтеләчәк. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 2нче-11нче сыйныфларда укучы тагын 80 бала исәпләнә. Аларга да канцтоварлар бүләк итәчәкләр. Акциягә хезмәт коллективлары үзләренең лаеклы өлешләрен кертергә тырышалар. Район мәгариф бүлеге учреждениеләре эшче-хезмәткәрләре быел 78 мең сумнан артык акча җыеп тапшырганнар. “Мелиорация“ ПМКсы 10 мең сум акча биргән. Район үзәк хастаханәсе белән “Транспорт“ ҖЧҖ коллективлары 5әр мең сум өлеш керткәннәр. Шәһәр һәм Красная Корка мәктәпләренә укырга баручы балалар район мәдәният йортына чакырылачаклар. Ә авыл мәктәпләренә баручыларга урыннарда ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International