Тарихи мәгълүмәт

Тарихи мәгълүмәт

1920-30 нчы елларда Үсәли авыл советы Казан  губерниясе,Мамадыш өязе Үсәли волосте составына кергән. 1930-1935 нче елларда  авыл советы Мамадыш районына кергән. Бу елларда авыл советы рәисе булып Үсәли авылы кешесе  ип. Мияссәров  Галиәкбәр эшләгән. Сугыш еллары чорында авыл советы рәисе булып Нәзиров Габделхак, сәркатиб булып Мияссаров Әхәт эшләгәннәр. 1935-1959 нчы елларда Үсәли авыл советы Кызыл Йолдыз районына кергән, ә 1959 нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Мамадыш районына керә. 1959 нче елда барлык авыл советлары: Югары Кыерлы, Владимир, Бүрсет-Сукачы  Үсәли авыл советына берләшкәннәр. 1930 нчы елның 23 нче февралендә яңа устав расланганһәм кабул ителгән, беренче колхоз төзелгән. Аны “Баку эшчеләре” дип атаганнар. Бүрсет-Сукачы авылы 1930нчы елга кадәр аерым хуҗалыклар нигезендә булган. 1930 нчы елда “Трактор “ исемендәге колхоз төзелгән, Югары Кыерлы авылында  “Тимер юл” ,Владимир авылында  “Авангард” колхозы, ,Күк-Чишмә авылында “Тимер юл” колхозы төзелгән. Дружба поселогы Үсәли авыл советы составына 1970 нче елдан кергән, аңынчы ул Балык Бистәсе  Олы Мәшләк авыл советы   составына кергән.

Соңгы яңарту: 2022 елның 7 июне, 15:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International