Авыл җирлеге турында

Тау Иле авыл җирлегенең гомуми характеристикасы.

   Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Тау Иле авыл җирлеге.

    Адресы: Татарстан Республикасы Мамадыш районы, Тау Иле авылы, Тау урамы, 70нче йорт.

Телефоны: 8(85563) 2-67-30, 2-67-25

e-mail: Tavel.Mam@tatar.ru

Авыл җирлеге башлыгы Иванов Василий Иван улы.

Авыл җирлеге составына 3 торак пункты керә:

Тау Иле авылында 102 хуҗалык, халык саны – 299 кеше;

Чаксы авылында  64 хуҗалык, 161 кеше;

Нагаш авылында 14 хуҗалык, 42 кеше.

Тау Иле авыл җирлегенең депутатлар Советы:

Беренче номерлы сайлау округы депутаты Иванов Василий Иван улы

Икенче номерлы сайлау округы депутаты Әхтәмов Илфат Әхмәтҗан улы

Өченче номерлы сайлау округы депутаты Бабушкин Александр Владимир улы

Дүртенче номерлы сайлау округы депутаты Кузнецова Елена Павел кызы

Бишенче номерлы сайлау округы депутаты Мөхәммәтҗанов Булат Ренад улы

Алтынчы номерлы сайлау округы депутаты Скачков Александр Анатолий улы

Җиденче номерлы сайлау округы депутаты Шореева Людмила Николай кызы

          Мамадыш җиреннән төньяк-көнбатышта, Шыя елгасы ярларыннан 5 км ераклыкта урнашкан Тау Иле авылы, үзенең күпгасырлык тарихында   төрле территорияләр, дәүләтләр составына кергән;  аның төрле тарихи чорлардагы  координат-адресларын атап үтәбез:

1.100мең ел элек:Идел-Кама төбәге.

2.IX-XIII гасырларда: Идел Болгары.

3.XIII гасыр –XVгасырның беренче яртысы: Алтын Урда. 1391нче елда кеше урнашмаган буш җирләрдә Мамадышка нигез салына.

4.1437-1552нче еллар:Казан ханлыгы, Җөри юлы.Тау Иле авылы  якынча 1518нче елда төзелә.

5.1552нче елның октябре -1708нче ел: Казан патшалыгы , Казан воевода вазифасы, Казан өязе була. Якынча 1640нчы елда Никольский авылы ,  Тау Иле була. Чаксы  һәм Нагаш  авылларына нигез салыну  якынча 1670 нче елга туры килә.

6.1708-1719нчы еллар: Казан губернасы, Казан воевода вазифасы, Казан өязе.

7. 1719-1781нче еллар: Казан губернасы, Казан  биләмәсе, Казан өязе.

      Бөек Екатерина вакытында Нократ төбәге , ниһаять, үзенә тиешле исемне алды, дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта ул үзгәрешләр кичерде:

1.1781-1796нчы еллар: Казан җирлеге, Казан губернасы, Мамадыш өязе.

2.1796-1920нче еллар: Казан губернасы, Мамадыш өязе.

3.27нче май 1920-1930нчы еллар: ТАССР (беренче варианты АТССР), Мамадыш кантоны.1925нче елда кечкенә Чаксы авылы зур авыл булып кала.

4.10нчы август 1930-1963нче еллар:ТАССР, Тәкәнеш районы (1932нче елның 1нче гыйнварыннан ул бетерелә , һәм Чаксы ,Тау-Иле  авылы җирләре Кукмара районы составына кертелә.1935нче елның 10нчы февраленнән Тәкәнеш районы чикләре кире кайтарыла).

5.10нчы август 1930-1990нчы еллар: ТАССР, Мамадыш районы (1963нче елның 4нче гыйнварыннан аңа Тәкәнеш районы территориясе кушыла)

6.1990нчы елның 30нчы августыннан:Татарстан Республикасы, Мамадыш районы, Тау Иле авылы.

Соңгы яңарту: 2014 елның 3 ноябре, 11:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International