Мәңгелек йортыбызны чиста тотыйк!

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Байлар Сабасында әтиемнең туганнары яши. Әтинең апасы Гөлбану, аның кызы Мәгъсүмә, кияве Васыйл якты дөнья белән хушлаштылар. Мәгъсүмә апаның балалары бу җәйдә мине аларның каберенә алып бардылар. мәгариф ветераны. Мамадыш шәһәре. Таң калдым: зират өе янында эш кораллары–көрәкләр, сәнәкләр, тырмалар, себерке, лейка һәм берничә чиләк, корыган агач ботакларын кисү өчен пычкы бар. Зиратның тышында чүп савыты, зур сыемда су, ике запас чардуган хәстәрләп куелган. Бирегә җәяү килеп арганнар ял итәр өчен утыргыч та эшләнгән. Чүп-чар аунап ятмый, корыган агачлар да юк, бөтен җир шау чәчәккә күмелгән. Биредә зиратны тәртиптә тотуга игътибар бик көчле булып чыкты. Шуннан кайтканнан бирле уйланып йөрим: бездә дә булдырып була бит боларны. Һәркем үз өеннән үз эш коралларын, шешә белән суын ташып йөргәнче, зиратныкын гына алып торып эшләр иде. Халык арасында зират- ка алып барган әйберләрне өйгә алып кайтырга ярамый, дигән әйтем дә бар бит әле. Без беребез дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Ходайдан куелган көн бетсә, барыбыз да шул йортка китәсе. Исәннәрнең–кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International