Мамадышта ягулык сезоны старт алды. Бу көннәрдә һаваның уртача температурасы 8 һәм аннан да түбәнрәк градуста тора. Димәк, вакыт җиткән. Узган атна җомгасында Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе район үзәк хастаханәсенә, “Бәләкәч“ балалар бакчасына, ә дүшәмбедән үзләре карамагындагы барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә җылылык бирделәр. Башка еллардагы кебек, оешманың 58 котельные аның белән бюджет учреждениеләрен тәэмин итәләр. “Ягулык сезонына әзерлек кысаларында җылылык челтәрләрендә ремонт һәм изоляция эшләре уздырылды, котельныйлар һәм аларда урнашкан җиһазлар әзерләнде. Көзге-кышкы чорда өзлексез эшләүгә без әзер,“ – ди Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе генераль директоры урынбасары Раиф Миннәхмәтов.