Мамадыш шәһәрендә яшәүче эшмәкәрләрне Казанда узучы Татарстан Республикасы IT-кластер конференциясендә катнашырга чакыралар.

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Мамадыш шәһәрендә яшәүче эшмәкәрләрне Казанда узучы Татарстан Республикасы IT-кластер конференциясендә катнашырга чакыралар. Ул 21 нче – 22 нче сентябрьдә Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә комплексында үтәчәк.

Бу конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашында, ел саен үткәрелә торган, «Киләчәккә караш» бизнес-форумы кысаларында уза. Аны Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләре тармагының IT-кластерен, тулаем алганда, аның торышын һәм үсешен бәяләү максатыннан үткәрәләр.

Яр Чаллы шәһәреннән монда барырга теләгән эшмәкәрләр өчен уңайлы атобуслар җибәрү дә каралган. Баручылар өчен юл хакы бушлай. Маршрутлар вакыты билгеле:

Яр Чаллы шәһәреннән 21 нче сентябрь көнне Курчак театры тукталышыннан сәгать 05:30 кузгала.

Казан шәһәреннән 22 нче сентябрь көнне «Корстон» кунакханә комплексыннан сәгать 18:00 китә.

Әлеге чарада катнашырга теләк белдерүчеләр һәм конференциянең программасы белән танышырга теләүчеләр өчен алдагы сайтка мөрәҗәгать итергә мөмкин: http://tatforum.org.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International