Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 6 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең урыны белән секундына 15-20 метр тизлеккә җитеп көчәю ихтималы да җиткерелә.
Татарстанда көндезге һава температурасы +8..+13 градус булачак. Казанда – +8..+10 градус.