“Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле танылган керәшен җырларын этно-рок-фолк төркеме белән берлектә, яңача эшкәртеп, тәкъдим итергә җыена. “Бәрмәнчек” ансамбле яңа сезонын “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме катнашындагы проект белән ача.
Коллективның яңа программасы турында “Татар-информ”га “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков сөйләде. “Беренче бүлеккә нагайбак фольклорын чыгарабыз. Аларның казакларны сугышка озату, каршы алу күренешләрен күрсәтәбез. Ә икенче бүлектә “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме белән бергә эшлибез. Керәшен халык җырларын яңа эшкәртүдә тәкъдим итәбез, – ди ул. – Әлеге юнәлештәге берничә композицияне “Питрау”да күрсәтеп караган идек. Яшьләр яхшы кабул иткәч, без дәвам итергә булдык”.
Программаның режиссеры – Илдар Хәйруллин. Ансамбль аның белән беренче тапкыр гына эшләми.
“Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле IX яңа сезонын 31 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ача. Башлана – 18.30 сәгатьтә.