27 октябрьдә Уфа каласында “Татар кызы – 2017” Халыкара матурлык бәйгесе финалы уза. Финалга чыккан 12 кыз арасында Татарстан вәкиле Гөлназ Гатина да бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкортстан башкаласында Удмуртиядән Назлыгөл Насыйрова, Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова, Башкортстаннан Регина Равилова, Татарстаннан Гөлназ Гатина, Ульяновск өлкәсеннән Алсу Хәлимдарова , Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова, Кырымнан Адэль Сәет-Әбләева, Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова, Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова, Мәскәүдән Диана Аверина, Казахстаннан Розалия Исхакова һәм Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Салтәшева матурлыкта, осталыкта көч сынашачак.