200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керде.

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрьдән Россиядә 200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керә башлады, - дип хәбәр итә Россия Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта “РИА Новости” язып чыккан.

“Бүгенге көннән банкнотлар әйләнешкә керә башлаячак. Октябрь аенда беренче булып яңа банкнотларны сурәтләре тасвирланган төбәкләр (Ерак Көнчыгыш, Кырым), шулай ук Мәскәү алачак”, — дип җиткерә Эльвира Нәбиуллина.

Россия Банкы рәисе сүзләренчә, декабрьдә яңа банкнотлар Россия территориясендә әйләнешкә керәчәк. Банкнотлар этаплап керәчәк, аларны эшләү сер, бу ялган акча ясаучылардан саклану өчен эшләнелә.

Искәртеп үтик, Россия Үзәк Банкы узган ел октябрь аенда 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларга символлар сайлау буенча бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясаган иде. Анда Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International