КУКУРУЗГА ЧИРАТ.

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

АПК “Азык-төлек программасы“ның “Нократ“ бүлекчәсендәге Пойкино басуында бер кукурузда уртача 540 бөртек санаганнар. 1000 бөртекнең авырлыгы 356 грамм тәшкил иткән, дымлылыклары 39 процент булган. Дымлылык 30 процентка төшкәч, аларны суктыра башларга мөмкин, һәр гектардан уртача уңыш 54 центнер чыгачак. Зур Шыя авылы, “Фестиваль“ аланы, элекке аэропорт янындагы басулар да 50шәр центнердан югарырак уңыш вәгъдә итәләр, диләр “Россельхозцентр“ белгечләре. Җәмгыятьнең бөртеккә үстерелгән кукурузлары биш мең гек- тардан артык мәйдан били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International