Тәкъвалык яше

2018 елның 27 гыйнвары, шимбә

Мамадыштагы Лев Толстой урамы быел ике юбилей датасын билгеләп үтә: бөек классикның 190 еллык юбилее, ә 27нче гыйнварда–биредә яшәүче Антонина Герасимовна Семеновага 100 яшь.

Адәм баласы өчен тәкъ- валык яше. Бигрәк тә кай- гыртучан гаиләдә яшәсәң. Монда инде балаларың- оныкларыңның кем булып үсеп җиткәннәре, нинди тәрбия алганнары эштә ачык күренә: синнән дөрес һәм яхшы нәрсәләргә, гамәл-гыйбадәт кылырга өйрәнгәннәрме, әллә нәр- сәнедер игътибар үзәген- нән ычкындыргансыңмы? Антонина Герасимовна Семенованың дүрт бала- сы (кызганычка каршы улы вафат булган), 10 оныгы 13 оныкчыгы, 4 онык оныкчыгы бар. 100 яшен каршы алучы юбилярны чит кеше белән шулай ачылып сөйләшер дип башыма да кертеп ка- рамаган идем. Берничә көн элек кенә гадәттән тыш хәл килеп чыккан: ул оча сөяген сындырган. Зур гаиләнең иң өлкән кешесенә табиблык манипуляциясенең барлык комплексы күрсәтелгән. Ан- тонина Герасимовна хәзер гипста ята. Минем белән үткәннәр, хәзерге һәм киләчәк турында бик опти- мистларча сөйләште. Тыл- мачыбыз ролен башкарган кызы Евгения Николаевна, безнең әңгәмәне максатчан корды. Искә төшерелгән хатирәләрдә Антонина Ге- расимовнаның тормышта ни дәрәҗәдә зирәк, ирек яратучы шәхес, үрнәк ха- тын-кыз, сөекле әни, кайгы- ртучан, яраткан әби, дәү әни булуы ачыкланды. Евгения Николаевна мамадышлы- ларга, политехник көллият- нең күренекле математигы, укыту эшләре буенча ди- ректор урынбасары булып озак еллар эшләве буенча таныш. Математика фән- нәре кандидаты, хәзер дә Яр Чаллы педагогия инсти- тутында белем бирә. –Мамадышка без 1956нчы елда килдек, иремне хәр- би комиссариатка эшкә җибәрделәр. Хәрби ко- миссар урынбасары бу- лып 1965нчы елга кадәр хезмәт итте. Фронтовик. Ә мин үзем күренекле Лаеш тимерчеләре кызы, сигез бала үстек, мин–төпчектән. алдагысы. Кулакларны Се- бергә сөргән вакытта, әй- бәт кешеләр алдан хәбәр итү сәбәпле, гаиләбез белән Кама аркылы урман- га качтык. Анда шактый яшәдек. Сугыш башлангач, әтиебез фронтка китте, тиздән үлгән хәбәре килде. Тормышта бик күп нәрсәләр күрдем: ачлыктан шешен- гән, зәңгелә авыруыннан үлгән балаларны да...– дип искә ала Антонина Гераси- мовна. Мөлдерәмә тулып ташкан күз яшьләрен кызы кулъяулык белән сак кына сөртеп ала. Аны юата. Әле- ге ябык темага яңадан ка- гылмыйбыз. Яшь гаиләнең Мамадышта эшли башлаган елларына тукталабыз: ире Николай Григорьевичның яңа җирдә ирешкән уңыш- лары, аның район поликли- никасында лор-табибның шәфкать туташы булып дистәләрчә ел эшләүләре (әңгәмәдәшем үзвакытында мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләү буенча педаго- гик белем алган, тик ан- нары йөрәк кушуы буенча шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән.) Бөтен гомерләре буе, бү- генге көнгә кадәр, дүрт буын вәкилләреннән тор- ган гаилә Лев Толстой ура- мындагы, туган нигезләре буларак кадерләп сакла- нучы йортларында яши. Бүген безнең юбилярыбыз янәшәсендә, кызы Евгения Николаевна, Ирина Ками- льевна белән ире Алек- сандр Генрихович, аларның балалары Кристина һәм Камилла Штейнгауэрлар. Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, өлкән әңгәмәдәшләрем рөхсәте белән, серләр пәрдәсен ачам. Оныклар- ның музыкаль һәм вокал сәләтләре гасырлар төпке- леннән килә: дәү әбиләрен- нән һәм дәү бабайларыннан тыш, аларның икесенең дә әти-әниләрендә мондый сәләтләре булган. Буын- нардан-буыннарга гаиләдә классик белемгә һәм мәдә- ниятка игътибар ителгән. –Мин 98 яшемә кадәр үзем бәйләдем. Гаиләдәге ха- тын-кыз шөгыльләнергә ти- ешле барлык кул эшләрен дә – тегүне, “ришелье“ юлын, мәсьәлән, күзләрем мөмкинлек биргәндә, ахыр- га кадәр ташламадым. Мин түзмәдем: –Бәлки китаплар да укый- сыздыр әле? – дип сорап куйдым. Шунда ук Евгения Никола- евна миңа Н.В.Гогольның “Вечера на хуторе близ Ди- каньки“ һәм А.П.Чеховның “Учитель словестности“ ки- тапларын суза. –Менә әни хәзер нәрсәләр- не яңадан укый. Ә телеви- зордан күрсәткән яңалы- кларны ул бездән яхшырак белә. ...Еш кына без хәзерге за- ман, хәзерге кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйлә- шергә яратабыз. Менә мин бүген гасыр яшьтәше белән таныштым. Ул үзен хәзерге заманда бик яхшы хис итә. Чөнки гомерен балалары, оныклары, оныкчыклары белән бер дулкында яшәгән. Аңа бөтенесе кызыклы, сау- буллашканда без чиратта- гы фоторәсемне җәй көне, аларның бакчасында, Но- крат пейзажлары фонында ясарга килештек. –Мин әле яшәрменме икән? – Антонина Герасимовна- ның нурлы күзләре шаян очкыннар белән ялтырый. –Һичшиксез! Тагын бер дистәне артта калдырып, киләсе юбилейга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International