Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 17 март көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
Рәфкать һәм Альбина Сәгъдетдиновлар гаиләләрендә туган кызларына матур “Альзана” исеме сайлаганнар.
“Альзана” исеме – матур исем, ул “Аллаһ хатын-кызы » дип тәрҗемә ителә.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.
Киләчәктә дә “Альзана” әти-әнисенә бары шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр бүләк итер дип ышанасы килә.