Салым хезмәтендә Ачык ишекләр көне.

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Алар 2018 елның 23 мартта 09:00дан 20:00 сәгатькәчә һәм 24 март көнне 10:00нан 15:00 сәгатькәчә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә үтә.

Әлеге чара кысаларында Мамадыш районы халкы физик затлар милкенә салым салу, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе турында тулырак белә алачак. Салым хезмәте белгечләре милеккә салымнарны кемнең һәм нинди вакыткача түләргә тиешлеге, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы хакында тәфсилләп сөйләячәк һәм гражданнарның салым салу темасына кагылышлы башка сорауларына җавап бирәчәкләр.

Барлык теләүчеләр урында ук Россия ФНСның интернет-сервисындагы “Салым түләүче физик затлар өчен шәхси кабинет“та теркәлү үтә алачак. Үзегез белән шәхесне билгеләүче документ, һәм (яшәү урыны инспекциясеннән аерылып торган Россия ФНС инспекциясенә мөрәҗәгать иткәндә) физик затны исәпкә кую турындагы таныклыкның төп нөсхәсен яки күчермәсен яисә исәпкә кую турындагы белдерү кәгазен алып килү шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International