Икенче көйне тыңлыйсы килә.

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә “Визит“ Татарстан Республикасының музыкаль культурасында әйдәүчеләрдән санала. Әлеге коллективның төп бизәге булып оркестрдагы һәр музыкантның үз энергиясен бирүе тора. “Визит“ репертуарында – 500дән артык джаз композицияләре һәм җырлары. Оркестрның репертуары күп төрле һәм уйланылган. Алар белгечләр һәм әлеге стильне сөючеләр тарафыннан “бис“ка кабул ителә. “Визит“ бүгенге көндә илдәге джаз оркестрлары арасында иң яхшы унлыкка керә. Моңа ул тамашачыларга позитив энергия җиткерүче профессиональ музыкантларның һәм аерым башкаручыларның сәләтләре бәрабәренә иреште. “Визит“ биг-бенды исәбендә дөнья күләмендәге мәшһүр джаз сәнгатен башкаручылар белән берлектә уздырылган 18 концерт бар. Ә хәзер без сезгә бер серне ачабыз: данлыклы коллектив 2007нче елдан бирле Яр Чаллыда яши һәм иҗат итә. Биредә ул һөнәри муниципаль джаз оркестры буларак тәүге адымнарын ясый һәм халыкара конкурслар лауреаты дәрәҗәсенә күтәрелә. –Музыка күпкырлы булырга тиеш. Аны, иң беренче чиратта, балалар тыңларга тиеш, – ди заманында Мамадыш балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә концертны оештыручы Евгений Камил улы Мәдәният Икенче көйне тыңлыйсы килә Гали. – Безнең гастрольләрнең географиясе Россия буйлап шулай ук күптөрле. Ә менә күршеләребез – мамадышлыларга “Совет эстрадасы шлягерлары“ исемле яңа программа белән беренче тапкыр гына килүебез. Аны үткәрү көне дә юкка гына сайлап алынмады. Каникуллар вакытын- да Яр Чаллыда “джаз каникуллары“ аеруча популяр. Күп кенә укучылар “тере джаз“ тәэсире астында, сәнгать серләренә төшенү өчен, музыка мәктәпләренә баралар. Көндезге концертка без юкка гына балаларны һәм яшүсмерләрне чакырмыйбыз. Сез үкенмәячәксез. Бит коллективыбыздагы һәр кеше – уен коралында менә дигән уйнаучы шәхес. Музыкантлар башкаруында саксофонда, трубада, тромбонда соло партияләре ма- мадышлыларны “башкаруның үзенчәлекле рецепты белән“ әсир итмичә калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International