15 апрельдә район мәдәният йорты сәхнәсендә “Кызыл пасха“ дип аталган православие иҗаты фестивале була. Аны үткәрүнең идея авторы – әле шушы көннәрдә генә мәрхүм булган Изге Ксения Римляныни храмы настоятеле Димитрий атакай (Морозов). Чара район мәдәният бүлеге, Изге Ксения Римляныни храмы, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм башка иҗади коллективлар һәм башкаручылар тарафыннан әзерләнә. 11.00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр дә чакырыла. Керү ирекле. Рәхим итегез!