БАШКАЛАДАН ИКЕ ҖИҢҮ БЕЛӘН

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

БАШКАЛАДАН ИКЕ ҖИҢҮ БЕЛӘН Казанда “Муниципаль идарә тармагында иң яхшы хезмәткәр“, “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива“ һәм “Җирле үзидарә темасын массакүләм чараларда иң яхшы яктыртучы“ республика конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне 18нче апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында тәбрикләделәр. Әлеге чарадан Мамадышка ике бүләк кайтты. Аның берсе “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалының “Нократ дулкыннары“ радиоканалына тапшырылды. Коллективка “Иң яхшы радиосюжет“ номинациясендә тиңнәр булмады. Бүләкне ТРның Муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин кулыннан филиалның баш редакторы Светлана ХАНОВА алды. Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит ГАРИПОВ “Иң яхшы авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органы җитәкчесе“ номинациясендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International